Сабан туе 2014

Feb 26 • Архив • 1867 Views • No Comments

Хөрмәтле сайт кунаклары!

Ел саен  Алманияда (Германия) яшәгән татарлар традицион рәвештә милли бәйрәм – Сабантуй уздыралар. Быел бәйрәмебез  Германияның Лейпциг шәhәрендә 14 июньда узачак.  Сабантуйга Европа Берләшмәсе илләрендә  яшәүче татарлар гына түгел, ә барлык Шенген илләренә ирекле керү мөмкинлеге булган татар милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынучыларны көтәбез!  Бәйрәмдә Татарстаннан чакырылган артистларның катнашуын өмет итәбез!

Сабан туе урыны

Кадерле милләттәшләр, кунаклар!  Сезне шушы адрес буенча көтәбез:

Musikpavillon Leipzig
Anton-Bruckner-Allee 11,
04107 Leipzig

Сабан туй урынының күренеше:

Сабан туе 2014

Монысы план:

Сабан туе 2014, Лейпциг

Ничек бары җитәргә

Сезнең  игътибарыгызга түбәндә – Лейпциг вокзалыннан сабантуй мәйданына уңайлы маршрут.

Сабан туе 2014, Лейпциг

Кайда тукталырга була

3 вариант тәкъдим итәбез.

Сабан туе 2014, Лейпциг

Безнең флаер

2014_Sabantui_Flyer_A 2014_Sabantui_Flyer_B

Көтәбез сезне!

Очрашуның вакыты hәм Сабантуй мәйданының адресы турында тулырак мәгълүматне тиздән сайтыбызның шушы битендә табарсыз. Шулай ук, безнең сайтта узган еллардагы Сабантуй hәм очрашулардан фоторәсемнәр карый аласыз.  Безгә булган игътибарыгызга шатбыз! Бәлки, сезнең Евроберләшмә илләрендә яшәгән, милләттәшләре белән аралашырга теләгән  татар танышларыгыз бардыр. Шушы сылтаманы (ссылка) аларга җиткерсәгез, без рәхмәтле булыр идек.

Сабантуйга  рәхим итегез!

Ихтирам белән,

Tatarlar Deutschland сайты администрациясе

Related Posts

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

«