Сабан туе 2014

Фев 26 • Архив • 3679 Views • Комментарии (2)

Хөрмәтле сайт кунаклары!

(на русском)

Ел саен  Алманияда (Германия) яшәгән татарлар традицион рәвештә милли бәйрәм — Сабантуй уздыралар. Быел бәйрәмебез  Германияның Лейпциг шәhәрендә 14 июньда узачак.  Сабантуйга Европа Берләшмәсе илләрендә  яшәүче татарлар гына түгел, ә барлык Шенген илләренә ирекле керү мөмкинлеге булган татар милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынучыларны көтәбез!  Бәйрәмдә Татарстаннан чакырылган артистларның катнашуын өмет итәбез!

Сабан туе урыны

Кадерле милләттәшләр, кунаклар!  Сезне шушы адрес буенча көтәбез:

Musikpavillon Leipzig
Anton-Bruckner-Allee 11,
04107 Leipzig

Сабан туй урынының күренеше:

Сабан туе 2014

Монысы план:

Сабан туе 2014, Лейпциг

Ничек бары җитәргә

Сезнең  игътибарыгызга түбәндә — Лейпциг вокзалыннан сабантуй мәйданына уңайлы маршрут.

Сабан туе 2014, Лейпциг

Кайда тукталырга була

3 вариант тәкъдим итәбез.

Сабан туе 2014, Лейпциг

Безнең флаер

2014_Sabantui_Flyer_A 2014_Sabantui_Flyer_B

Көтәбез сезне!

Очрашуның вакыты hәм Сабантуй мәйданының адресы турында тулырак мәгълүматне тиздән сайтыбызның шушы битендә табарсыз. Шулай ук, безнең сайтта узган еллардагы Сабантуй hәм очрашулардан фоторәсемнәр карый аласыз.  Безгә булган игътибарыгызга шатбыз! Бәлки, сезнең Евроберләшмә илләрендә яшәгән, милләттәшләре белән аралашырга теләгән  татар танышларыгыз бардыр. Шушы сылтаманы (ссылка) аларга җиткерсәгез, без рәхмәтле булыр идек.

Сабантуйга  рәхим итегез!

Ихтирам белән,

Tatarlar Deutschland сайты администрациясе

Related Posts

2 Responses to Сабан туе 2014

  1. Кадерле Имаметдин:

    Урра! Нихэйэт Чит ил таталарын тотарга насыйп будды. Куптэн тугел фикер калдырганда шундый сузлэр дэ язган идем. Нигэ безне, ягъни Русиядэ яшэгэн татарларны яклап суз дэшуче юк икэн дип… Хэзер сезгэ бэйлэнергэ туры килэчэк.
    Кырымлы туганнарыбыз аптырый, ничек яшэп китэрбез дип… Русиядэн дэ куркалар, Украина да 23 ел буена берни эшлэмэгэн…
    Сабан туе яхшы гамэл, тик анын белэн генэ яшэп булмый. Миллэтне саклап, алга алып бару очен миллэтнен булдыклылары куп коч салырга тиеш… Э бугенге кондэ татарнын хэле ифрат хорт…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

« »