2013-че елның мизгелләре

Дек 27 • Главные новости, Диаспора, Новости • 2367 Views • Комментариев нет

Кадерле дуслар!

2013 ел белән дә хушлашырга вакыт җитте… Ел ахырында hәрберебез узган мизгелләрне искә алып нәтиҗәләр ясыйбыз һәм яңа елга планнар төзибез. Без дә узган елда булган вакыйгалар һәм үткән чараларны тагын бер искә алырга булдык.

2013-че елда Алмания татарлары хәтерендә калырлык төрле вакыйгалар булып узды.

Февраль һәм март айларында «ТНВ Планета» каналы безнең тормышыбыз турында истәлекле роликлар күрсәтте: Алман илендә укыган татар студентлары һәм биредәге яшь татар гаиләләре турында. Казан журналисты Надия Гәлиева үзенең Франкфуртта үткән практикасы һәм анда аралашкан татарлар турында мәкалә язды.

Быел Габдулла Тукайның «Шүрәле»сенә 105 яшь тулды. Бөек юбилейга бәйләп яз буе  «Сөйкелме Шүрәле» конкурсы үтте. Алмания татарларының сөенече — ерак читил катнашучылар арасында Берлинда яшәүче татар кызы Джулия Герасимова җиңде.

«ТНВ Планета» каналы Муса Маликов юбилеена багышлап аның белән махсус әңгәмә чыгарды. Ә көз башында Муса беренче Рәсәй федераль каналында танылган алып баручының Юрий Николаевның юбилеена махсус кунак булып чакырылган.

Июнь аенда Айдар Гайнуллин Берлин филармониясында үзенең Tango de Amor исемле иҗади программасын тәкъдим итте. Шулай ук, октябрь башында Берлин сәхнәсендә Зөлфия Камалова чыгыш ясады.

Әйтми үтеп китеп булмас тагын бер зур, чынлап та, бөтендонья күләмендәге чара турында. Июль аенда Казанда 2013-че елның җәйге студентлар спорт уеннары үтте. Еллар буе әзерләнгән бу спорт уеннары чын барлыкка әверелде. Тарихта, халыкның хәтерендә бу уеннар озакка калачак дип ышанабыз. Бу чара Казанны һәм Татарстанны куп илләргә танытты һәм белдерде. Алмания татарлары да Универсиададан читтә калмады. Ачылу церемониясы турында Ильяс Ямбаевның фикерен һәм фотосүрәтләрен карарга була, ә Ләйсән Гәрәева борынгы Болгарга сәяхәте турныда безгә сөйләде. Лилия Валеева, Бельгия татар өешмасының җитәкчесе, Универсиаданың мәдәни ягын күрсәтте.

2013-07-06_03-universiade_eroeffnung

Шулай ук быел без яшәгән Алман илендә дә, үзебез әзерләгән төрле милли-мәдәни очрашулар узды. Мәсәлән, март аенда беренче тапкыр Алманияда яшәүче татар яшьләре бергә җыелды. Бу чараның төп өештыручы Дания Зинатуллина булды. Яшьләр быел хәттә активлаштылар. Август аенда Таллинда Кәдрия Гәрәева җитәкчелегендә икенче Европа татар яшьләре форумы үтте. Ә ноябрь аенда Алия Вәлиева һәм Әзидә Ямбаева инициативасы белән Татар милли ризык кичәсе үткәрелде. Ераклардан килгән һәм якында яшәгән татар кызлары Гиссен университетының кафесында татар ризык әкиятен булдырдылар!

2013-03-23_064-koeln_treffen

Татарларның иң яраткан бәйрәме — кайсысы була ул?! Әлбәттә, Сабан туе! Татар булсын да, сабан туена бармасын ди! Менә быел да Берлинга Сабан туена без җыелдык. Фотоларның беренче һәм икенче булеген шул сылтамаларда табып була.

2012-че елда башланып киткән «Мәдәни кичә» чараларың быел да дәвамы булды. Август ае мәдәни кичәсендә Франкфуртта яшәүче татарлар Бакый Урманчы иҗаты белән таныштылар. Гаилә архивындагы фоторәсемнәре белән Җәмилә Назырова тариhи фактлар өстәп үзенең чыгышын нык баетты, кичәдә катнашучылар күңелендә тирән хисләр уятты. Шулай ук  карап үткән «Бибинур» киносы дулкынландыргыч фикерләргә дучар итте.

Баки Урманче һәм Әнвәр Назыйров

Татарларның көзге очрашуы быел да читтә калмады: Ланген шәһәре безне тагын рәхим итеп алып кунак итте.

2013-че елда Алманияга Татарстан Президенты да Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Германиягә сәфәре вакытында Эрфурт шәһәрендә Европадагы татар оешмаларының вәкилләре белән очрашты.

Менә шундый булып чыкты 2013-че ел. Киләсе ел тагы да яхшырак булсын, барыбызга да уңышлар һәм якты көннәр алып килсен! Яңа ел белән сезне!

Related Posts

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

« »