• 2013-08-30_ETYF_Gallery

Таллинда Европа татар яшьләре берләшмәсенең II форумы үтте

Авг 30 • Галереи, Главные новости • 7558 Views • Комментариев нет

23-25 августта Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә Европа татар яшьләре берләшмәсенең II форумы үтте.

Бу чара Европада яшәүче милләттәшләребезне борчыган проблемаларны уртага куеп сөйләшү мәйданчыгы булып каралган.

Беренче көнне форум делегатлары «Турас» Ислам мәдәнияте үзәгендә булдылар, Эстония мөфтие Илдар Мөхәммәтшин белән очраштылар. Яшьләр шулай ук үзләре арасыннан яшьбашкаручыларның концертын һәм Эстония һәм Латвия яшьләре куйган «Кыз урлау» (Мостай Кәрим) спектаклен дә яратып карадылар. Казаннан да Таллиннга  бер төркем артистлар һәм яшьләр килгән иде.

Белешмә өчен:

Европа татар яшьләре берләшмәсенең I форумы 2012 елның 27-29 апрелендә узган иде. Аны оештыру һәм уздыру инициаторы — Бөтендөнья Татар яшьләре Форумы советы әгъзасы Олег Шарипов булды. Ул форум нәтиҗәләре буенча Европа татар яшьләре берләшмәсенә Англия, Польша, Финляндия һәм Чехиядәге татар яшьләре кабул ителде.

Әлфия Миңнуллина, Тәбрис Яруллин фотолары

Оригиналь мәкалә: http://www.tatartime.com/?p=14778

Related Posts

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

« »