Борынгы Болгарга сәяхәт

Авг 28 • Главные новости, Путешествия • 5772 Views • Комментариев нет

Безне, чит илләрдә яшәүче Универсиада кунакларын, бабаларыбыз яшәгән төбәккә, көчле һәм мәгърур Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә алып бардылар. Ата-бабаларыбыз яшәгән, өмет белән саҗдә кылган яклар бу. Рухыбыз үткәннәр белән тоташты. Халкыбыз, динебез һәм телебез турында уйланабыз. Чал ташлар, хәрабәләрдән торгызылган мәһабәт корылмалар… Әйе, соңгы елларда борынгы Болгар жире яңарыш кичерә. Күп хатирәләрне үзләренә сеңдереп яткан харәбәләр, халкыбызның үлмәс рухына булган һәйкәлләргә әверелеп яңарып, матураеп торып бастылар. Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелек иткән «Яңарыш» фонды менә шундый матур үзгәрешләр- чын-чынлап яңарыш китерде бу борынгы жиргә.  Болгар музей-тыюлыгында кабат торгызылган Ак мәчет, Көньяк мавзолей, Төньяк мавзолей, Кече манара, Ак пулат, Кара пулат, Хан мунчасы, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек, Габдрахман коесы, Рәбига күле янында йөрибез һәм халык хәтерендә сакланган риваятьләр тыңлыйбыз: «Кыз тавы».

Борынгы заманнарда Хужалар тавы янында Мәрҗән исемле Болгар шәһәре булган. Анда Тырышмал Хуҗа хөкем сөргән. Анын берсеннэн-берсе сылу, берсеннэн-берсе акыллы 12 кызы булган. Бервакыт Болгар илен яу баскан. Дошманнар Тырышмал  Хужаны, анын 12 кызын тотып алып, Хужалар тавына китергәннәр. Көне-төне туфрак ташып, яңа бер тау өяргә боерганнар. Биек тау өелеп беткәч, дошманнар Хужаны һәм анын кызларын шул тау башына тереләй күммәкче булганнар. Шулчак кызлар, 12 йолдыз булып, күккә күтәрелгәннәр, э Тырышмал Хуҗа таудан сикереп, елга суына эйлэнеп агып киткэн. Халык хэзер дэ шул елга башланган чишмэне изге санап, аңа адарына, ә кызлар өйгән тауны «Кыз тавы» дип атый.

Борынгы Болгар

Ак пулат ул мунча хезмәтен үтәгән. Чисталык, пөхтәлек өлгесе булган. Ике өлештән торган: хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен юыну бүлмәсе. Мунчаның чишенү өлеше, салкын сулы бүлмәсе яки бассейны, җылы бүлмәсе, ял иту урыны да булган.  Монда фикер алышканнар, бәхәсләшкәннәр, шигырьләр укыганнар. Ак пулатта артистлар, җырчылар, шагыйрьләр дә чыгыш ясаган.

Кара пулатның исемен аңлатучы риваять: Аксак Тимер Болгар шәһәренә һөҗүм иткәндә Габдулла хан үзенең гаиләсе һәм якыннары  белән шушы бинага кереп яшеренэ. Әмма явыз Аксак Тимернең әмере белән бу бинаны агач белән уратып алалар һәм ут төртәләр. Агач янып, бөтен тарафка төтен таралгач халык аларны үлеп беткән дип уйлый. Әмма түбәдә ап-ак күлмәк кигән хан кызын күреп алалар. Аксак Тимер кызның чибәрлеген күреп үзенә хатынлыкка барырга куша. Ләкин хан кызы аның тәкъдимен кире кага. Ачуы кабарган Аксак Тимер кызның ике абыйсын китерергә куша, кызның күз алдында абыйларын җәзалап үтерергә боера. Кыз богауланган абыйларын күреп агарынып китә һәм узенең Аксак Тимергә  хатынлыкка барырга ризалыгын белгертә. Әмма бер шарт куя: абыйларына яхшы ат бирергә һәм аларны иреккә җибәрергә куша. Аксак Тимер кызның теләген үти: абыйлары яхшы атларга атланып күздән югалгач, әле янып та бетмәгән бүрәнәләр өстенә сикереп кыз һәлак була.

Борынгы Болгар

Кара пулат турында башка риваятьләр дә бар. Кара пулатны мәдрәсә, мәчет дип, ә кайсыдыр язмада аның хөкем ителүчеләрне ябып тоту урыны дип тә сөйләнелә.

Рәбига күле турында да легендалар күп. Болгар ханының Рәбига исемле кызы була. Кызны беркая да чыгармыйча хан сараенда гына тоталар. Ә яшьтәшләре һәркөн урман аланына җыелып уйный, җырлый, ә соңыннан аккошларга әверелә торган булалар. Беркөнне хан кызы да иптәшләре белән урман аланына бара. Нәкъ шул көнне хан узе дә ауга чыга һәм аланлыкта аккошларны күрә. Җәясен тарттырып уктан атып та җибәрә. Бөтен аккошлар да күккә күтәрелә, әмма бер күкрәгенә ук кадалган аккош гына җирдә ятып кала. Хан аккош янына килә, үзенең кызын күреп кайнар яшьләрен түгә. Ә иртә белән шушы урында ата кайгысы кебек тирән һәм кызлар күз яше кебек чиста бер күл пәйда була.

Кече шәһәрчектә торгызылган Габдрахман сәхәбә коесы турында да бик кызыклы һәм гыйбрәтле риваятьләр бар. Алардан аңлашылганча ханның бердәнбер кызы авырып китә. Бер генә табиб та кызны терелтергә дәва таба алмый. Габдрахман сәхабә бу турыда ишетеп хан сараена килә һәм изге догасын укып, таягы белән җиргә кагыла һәм шул урыныннан су ургып чыга. Менә шушы  изге су белән юынып хан кызы терелә. Шушы  вакыйгадан соң хан һәм аның якыннары ислам динен кабул итәләр. Бүгенге көнгә кадәр шушы коеның суы белән дәваланалар  һәм бу коены Габдрахман сәхәбә коесы дип атыйлар.

Борынгы Болгар

Болгарның мәһабәт хәрабәләрен патша Петр 1 күреп таң кала. Болгарны тыюлык итәргә дигән указ да чыгара. Хәрабәләрнең сакланып, өлешчә торгызылып киләчәк буыннарга килеп җитүендә патша указының да әһәмияте зур.

Җәмигъ мәчете янәшәсендә генә рус чиркәве төзелгән. Нигезендә кабер ташлары. Борынгы бабаларыбыз зиратыннан алынган, өсләренә Коръән сүрәләре, әрвахларның исемнәре чокып язылган ташлар. Язулы ягы белән тышкы якка каратып салынганнары да бик күп. Кул белән капшап, күңел белән һәрберсен укып чыктык… Нишлисең, бу да тарих. Ә тарихны үзгәртеп булмый…

Җәмигъ мәчете янәшәсендә генә аның күп манараларының берсе сакланып калган булган. Халыкта хан үзенең алтын-көмешләрен шушы манара төбенә яшергән икән, дигән имеш-мимеш йөргән. Хәзинә эзләүчеләрнең берничә буыны манара төбеннән байлык эзли торгач, ул түзмәгән, чиркәүнең бер кырыен җимереп ауган.

Ә халык мәчет манарасының авып җирдә ятуын бер дә теләмәгән һәм мондый риваять уйлап чыгарган: манараны, имештер, Аллаһның кодрәте белән җил-давыл күтәреп алган да, икенче җиргә илтеп куйган. Кече манарага әверелеп, әле бүген дә басып тора ул…

Болгарда күргәннәрне бернинди китапка да сыйдырып булмыйдыр. Анда туган уй-фикер, хис-тәэсирне күңел сыйдырса гына…

Борынгы Болгар

ХАН ТӨРБӘСЕ

Риваятьләр буенча, Шәһри Болгардагы Кече манара янында ханнар зираты булган. Зират өстендә сакланып калган бер төрбә әле дә Ханнар төрбәсе дип атала. Хәрабәләренең рәсемен беренче тапкыр унтугызынчы гасырда ясап калдырганнар. Борынгы вакытларда монда берничә таш төрбә-мавзолей төзелгән булган. Хәзерге Хан төрбәсенең төньяк һәм көнбатыш диварлары җимерелмичә сакланган диярлек.
Хан төрбәсе Җәмигъ, мәчете янындагы мавзолейларга охшаш. Әле безнең гасыр башларында аның стеналарын бизәкләгән ак һәм күк төстәге чынаяк кирпечләр дә бик күп була. 1914 елда археологик төрбә эчендә каберләр табалар. Зираттагы каберләр өстендә озак вакытлар буена кабер ташлары сакланып калган. Борынгы шәһәр урынында монастырь салынган вакытта хан зиратындагы кабер ташлары төзү материалы итеп файдаланылган.

ҖӘМИГЬ МӘЧЕТЕ

Шәһри Болгарның үзәгендә, Хан сарае белән янәшә, унөченче гасырның икенче яртысында Җәмиг ь мәчете салынган. Янында, төньяк почмагына терәтеп, 25 метр биеклектәге олы манара да торгызылган. Бу мәчет шактый зур булган: буе 44 метр, иңе 40 метр, түбәсен исә 20 колонна терәтеп торган. Калын стеналары Идел ярыннан кисеп алган акташлардан салынган. Мәчет ундүртенче гасырда берничә тапкыр үзгәртелгән: һәр дүрт почмагында өстәмә ун кырлы башнялар ясалган, колонналарның саны арттырылган. Төньяктан Олы манара яныннан керә торган порталлы матур ишеге булган, идәненә таш җәелгән. Ишек һәм тәрәзә яңаклары таштан чокып ясалган орнаментлар белән бизәкләнгән булган. Олы манараның тышкы күренеше унтугызынчы гасырда ясаган рәсемнәрдә яхшы сурәтләнгән, ул Кече манарага бик охшаш булган. Аерма тик шунда, Олы  манара ике тапкыр чамасы биегрәк һәм аның фасадында урта биеклектә ташка уелган гарәпчә язу – Коръән сүрәсе булган.

Борынгы Болгар

1722 елда, Петр 1 Болгарда булып киткәннән соң, аның әмере буенча, ярым җимерек Җәмигъ мәчете манарасының өстенә кыршау кидертелә. Соңгарак Казанның вице-губернаторы аның башын такта белән яптыра, ә 1837 елда ике Казан бае аны калай белән алыштыралар, бөтен манарага штукатур салдыралар. Шул ук 1830 еллар азагында Болгарга сәяхәт ясаган Э. Турнерелли манараның бик мәһабәт булып басып торуын, ләкин Пиза башнясыдай бер якка таба авыша баруын, әгәр дә үз вакытында чара күрелмәсә , берничә елдан авып, янәшәдәге чиркәүне дә җимерәчәген әйтә. Манара, чыннан да, берничә елдан, 1841 елда ава, әмма чиркәү өстенә төшми, ә нигезенә ишелә. Шул заманның истәлекләренә караганда, манара төнлә җимерелә һәм ул ишелгән тавышка Болгарның гына түгел, ә янәшә-тирәдәге авылларның халкы да йокысыннан уяна. Манараның җимерелүенә хәзинә эзләүчеләр сәбәп була, чөнки алар аның нигез ташларын  актарып, бушлык калдырган булалар. Аның ташларын крестьяннар тиз арада ташып та бетерәләр. Әлеге көннәргә кадәр шәһри Болгардагы гүзәл архитектура ансамбленнән ике төрбә, Җәмигъ мәчете һәм Олы манараның нигезләре, берникадәр биеклектәге стеналары-почмаклары сакланып калган.

БОЛГАРДА  ИСЛАМ КАБУЛ ИТЕЛҮНЕҢ ТАРИХЫ

Унынчы гасырга чаклы ук инде Болгар дәүләтенә гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре килә башлый. Сәүдә итү белән беррәттән, алар монда ислам динен таратып йөргәннәр. Һәм шул максат белән мәчетләр һәм мәдрәсәләр ачып, гарәп язуы һәм теле өйрәткәннәр.

Рәсүлебез исән вакытта ук вафатына бер ел кала бездән барган сәудәгәрләр:

- “Безгә Ислам дине бик ошады, аның пакьлеге ошады”,-дип, дин өйрәтерлек кешеләр җибәрүләрен сораганнар. Рәсүлебез икенде намазы вакытында бу турыда әйтә. Өч сахабә, үзләре теләп, риза булалар. Рәсүлебез динне көчләп кертмәгез, дәвалау белән шөгыльләнеп, кешеләргә яхшылык эшләгез. Кеше үзе тартылыр ди.
— “Өчегезгә дә уртак нинди фикер килсә, шуны эшләгез”, — ди. Ике сахабә өч елдан кайтып китә. Берсе  — Зөбәер Тәлка исемлесе кала. Егерме биш ел мөгаллимлек итә, имам була.

Борынгы Болгар

Диннең иң тәрәккый (прогресс) булган вакыты шушы сахабәгә туры килә. Ераклардан килеп иман китерәләр, укыйлар. Мәдрәсәләр, мәчетләр салына. Шәһри Болгарда бу сахабәнең кабер ташы бар. Һәр карыш җирнең никадәр моң, сагыш, яшәү шатлыгы, тормышка мәхәббәт сеңдерүен аңлап сокланабыз, уйланабыз… Бабаларыбыздан калган хан төрбәләрендә, таш пулатларда, Жәмигъ мәчете нигезендә вакыт агышын ишеткэн-тойгандай булып басып торабыз. Күп гасырлык тарихны үз эченә сыйдырган музейлар-татар халкының үткәне белән танышабыз. Анда куелган бизәнү әйберлэренең матур, зиннәтле булуына шаккатырлык. Искитмәле бизәк-нәкышлар, зэвыклы алка, беләзек, йөзекләрне күргәч зифа буйлы болгар кызын күргәндәй буласың.

Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк та, халкыбыз нинди дәвер, чор аша уткәнен уйлыйк. “үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” – диләр. Дөрес сүзләр. Халык хәтере булып янарыш кичергән Изге Болгар җире хәркайсыбызга да бик якын, газиз шул. Сәяхәтебездән алган онытмаслык тәесирләребезне һәм рәхмәт хисләрен сүзләр белән генә белдереп бетерерлек түгел. Күнелебез монда тарта, тагын, тагын  кайтырбыз, чөнки шушы жирдән, шушы туфрактан без.

Ләйсән Гәрәева, Берлин-Казан

Related Posts

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

« »