Алмания татарлары күңелле яши

Авг 25 • Главные новости • 3676 Views • 1 комментарий

Бүгенге көндә дөньяда 8 миллионга якын татар бар. 2010 нчы елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, шуларның 5 миллион 310 меңе Русия территориясендә яши. Әмма кайда гына яшәсәләр дә, бөтен татарлар Казанны үзләренең тарихи башкалалары дип саный. Шуңа күрә, заманнар, вакыйгалар үзгәреп торса да, үзен татар дип санаган һәркем Казанга килеп китәргә омтыла.

Узган елның җәен укуыма бәйле рәвештә Алманиянең Франкфурт шәһәрендә үткәрергә туры килде. Франкфурт – эшлекле кешеләр шәһәре. Еврозонаның акчалата-кредит сәясәтен билгеләгән Европа Үзәк банкы, Алмания Федераль банкы һәм башка бик күп чит ил банкларының вәкиллекләре нәкъ менә монда урнашкан. Франкфурт Алманиянең башка шәһәрләреннән үзенең күпмилләтлелеге белән дә аерылып тора.

Алмания татарлары

Биредә укуымның төп өлеше китапханәләрдә узды, алман телен камилләштерү курсларына да йөрергә туры килде. Безнең тел өйрәнү курсындагы студентлар төрле илләрдән булып чыкты. Шулай итеп, Бангладеш, Һиндстан, Мексика, Испания, Бразилия, Венгрия, Греция, Иран, Япония, Марокко студентлары белән рәхәтләнеп аралаштым. Әмма танышу-аралашулар күп булса да, бер ай үттеме-юкмы икән, татар телен сагына башладым. Иң элек үземне татарча аудиоязмалар тыңлап юатырга тырыштым (шул уңайдан бүгенге көндә Алманиядә яшәүче Муса Маликов иҗаты белән дә якыннанрак таныштым). Соңыннан, җырлар гына җитми башлагач, интернет аша Алмания татарларын эзләп карарга булдым. Беренчеләрдән булып Азидә белән Ильяс “табылды”. Алар, юк вакытларын бар итеп, миңа очрашу көнен билгеләделәр.

Без Франкфуртның үзәгендә урнашкан Хауптвахе тукталышы янында очраштык һәм рәхәтләнеп татарча сөйләшә башладык. Азидә белән Ильяс очрашуга Артур исемле татар егетен дә алып килгәннәр иде.

Алмания татарлары

Яңа танышларым бик сөйкемле кешеләр булып чыктылар. Ильяс – Новосибирск егете, Дармштадт шәһәрендә югары белем алган, Алманиядә инде берничә ел яши. Азидә Санкт-Петербургта туып-үскән, биредә беренче курсны тәмамлап килүче студент. Ә Артур Татарстаннан, югары белем алганнан соң биредә эшләргә калган. Шунысына шаккаттым: Ильяс белән Азидә Татарстаннан еракта туып-үссәләр дә, саф татарча сөйләшәләр. Үзләре белмәгән яңа сүз ишетсәләр, шунда ук отып алырга тырышып кабатлыйлар. Ә без, Татарстанда, Казанда туып-үсүчеләр, еш кына үз телебездә рәтләп сөйләшә дә алмыйбыз…

Яңа дусларым белән шул тирәдәге төрек кафесына кереп утырдык. Биредә эшләүче төрекләр татар икәнебезне шунда ук аңлап, безнең белән татарча-төрекчә аралашырга тырыштылар. Сөйләшә-сөйләшә матур гына чәйләп алганнан соң, кабат очрашырга сүз куешып өйләргә таралыштык. Иң кызыгы шунда – яңа танышларым белән күршедә генә диярлек яшибез икән.

Киләсе очрашуда бергәләшеп кинога, аннан соң Кассель шәһәренә бардык. Кассельга барышлый безгә күрше шәһәрчектә укучы Алия кушылды. Ә Кассельда Чаллы-Гамбург егете Фәрит каршы алды. Кыскасы, Алманиядә яшәгән татар студентлары дус һәм күңелле яшиләр икән.

Алмания татарлары

Хәер, Алманиядә яшәүче татарлар арасында студентлык яшеннән күптән чыгучылар да шактый, Алар төрле шәһәрләрдә яши, төрле эшләрдә эшли һәм буш вакытлары да бик аз. Әмма алар да һәрдаим очрашып тора. Ә бу очрашуларны Түбән Новгород өлкәсенең Пильна шәһәрендә туып-үсеп, Мәскәүдә яшәп, соңыннан Алманиягә күчкән Бари Дианов оештыра.

Бари абый 20 елдан артык Алманиядә яши икән инде. Күченеп килү белән, биредә яшәүче татарлар белән кызыксына башлаган, тора-бара аларны табып, берләштергән-оештырган. Аның тырышлыгы белән 2001 елда Алманиядә беренче Сабантуй бәйрәме үткәрелгән. Башта барлык очрашулар Франкфурт шәһәрендә генә узса, соңрак, төрле төбәктә яшәүче татарларның барысына да уңайлы булсын өчен очрашулар икегә бүленгән. Берлинда яшәүче Венера ханым – Сабантуй, ә Бари абый Франкфурттагы көзге очрашулар оештыра башлаган. Соңыннан Ильяс интернет челтәрендә Алмания татарларының сайтын (адресы: tatarlar-deutschland.de) ясаган. Бу сайтта бөтен яңалыкларны белеп, фотолар карап, татарча җырлар тыңлап, аралашып була.

Алманиядән анда яшәүче татарларның туган телләрен саклап, бергә-бергә гөрләшеп яшәүләрен күреп кайттым мин.

Надия ГАЛИЕВА, Казан

Related Posts

One Response to Алмания татарлары күңелле яши

  1. Ринатен:

    Ахтунг! Вашен рекламен о мероприятен http://www.tatarlar.spb.ru/displayarticle3254.html

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

« »