• Баки Урманче һәм Әнвәр Назыйров
  • Баки Урманче һәм Әнвәр Назыйров
  • Баки Урманче һәм Әнвәр Назыйров

Бакый Урманче белән «Бибинур» Франкфуртта

Авг 11 • Галереи, Главные новости • 4443 Views • Комментариев нет

Август аеның бер ял көнендә Франкфурт татарлары өченче тапкыр мәдәни кичәсенә җыелды. Бу чараның төп максаты Бакый Урманче иҗаты белән танышу һәм «Бибинур» киносының өзекләрен карау булды.

Бари абый Дианов килгән кунакларга Бакый Урманче тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аңа кушылып, сабый чагын искә төшереп Җәмилә апа Нәзыйрова-Гергенредер үзе белән алып килгән фотоларны күрсәтте. Үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларда төшерелгән фотоларда Җәмилә апаның әтисе, рәссәм, Узбәкстән рәссәм союзының вәкиле Әнвәр Нәзыйров бергә Бакый Урманче белән төшкән. Бакый Урманче еш кына Самаркандтан Ташкентка Әнвәр әфәнде янына килә торган. Матур итеп чәй кичәләре Җәмилә апаның әле дә истә калган.Баки Урманче һәм Әнвәр Назыйров

Баки Урманче һәм Әнвәр Назыйров

Бу мәдәни кичәгә махсус билетларын алыштырып Әлмәттән Азат абый Шәйхутдинов һәм Мәскәүдән Рәшид абый Хәрисов килделәр. Вакыт табып, эшләрен күчереп Франкфурт татарларының тормышы белән танышырга килүе безнең өчен үзе бер бүләк иде. Аңардан күбе: буш кул белән татарлар кунакка килми бит! Ерак юлларны якын итеп килгән кунакларыбыз тәмле баурсак белән бик кызыклы бер уенчык алып килделәр :) Ул уенчыкны күрәсегез килсә, көзге очрашуга килегез :)

Баки Урманче һәм Әнвәр Назыйров

Баки Урманче һәм Әнвәр Назыйров

Кыенсынып калудан Франкфурт татарларын Җәмилә апа коткарды: берничә ел элек үз кулы белән язган рәсеме кунакларга буләк ителде! Шулай итеп кечкенә чактан Баки Урманчы белән таныш булган кыз, рәссәм әтисенең юлыннан киткән Җәмилә Алмания татарларының данын югалтырга бирмәде.

Тәнәфестән соң Әзидә һәм Ильяс Ямбаевлар килгән кешеләргә «Бибинур» киносының өзекләрен тәкъдим иттеләр.

Киләсе очрашуларга Сезне дә көтәбез, кәдерле дуслар!

Ильяс Ямбаев, Майндагы Франкфурт

Related Posts

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

« »