Мәдәни кичә во Франкфурте-на-Майне (тат/рус)

Июн 7 • Новости • 2543 Views • Комментариев нет

Галерея: «Мәдәни кичә», май 2012

2012 елның февраль кичләренең берсендә Франкфурт шәһәрендә “Мәдәни кичә” дип исемләнгән очрашу узган иде. Бу кичә татар халкының бөек уллары – шагыйрь Һади Такташ һәм композитор Салих Сәйдәшкә багышланды. Чараны оештыруга яшьләр алынды, аларның фикерләрен өлкәннәр куәтләде. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында беренче очрашуга килми калганнар, Такташ һәм Сәйдәшевнең тормышы, иҗатлары белән таныша алмаучылар да шактый булды. Шунлыктан “Мәдәни кичә”не кабаттан оештырырга дигән фикергә килдек.

Шулай итеп, май аеның соңгы шимбәсендә Франкфурт һәм аның якын тирәсендә яшәүче татарлар Сәйдәш, Такташ иҗатлары белән якыннанрак танышырга, туган телдә аралашырга, татар музыкасын тыңларга  дип җыелдылар.

ХХ гасырда иҗат итеп дөньякүләм мәдәнияттә, татар дөньясында  тирән эз калдырган әлеге  шәхесләр турындагы фикерләр очрашуга килгәннәрнең берсен дә битараф калдырмады.

Тормыш авырлыклары,  иҗади югарылык, шәхес фаҗигасе белән  бәйле хикәяләр Такташның шигъри юллары һәм Сәйдәшнең музыкасы белән үрелеп барды. Хәтта кичәгә килгән алман кунаклары да татар теленең, музыкасының моңын тоя, аңлый алдылар.

Файдалы мәгълүмат тыңлагач, озакка сузылмаган чәйдән соң без Майн елгасы яры буйлап йөрергә чыктык. Һәм биредә Муса Маликов аккардеоныннан төрле татар көйләре агылды. Янәшәдән узып баручылар туктап тыңлап тордылар, теләктәшлекләрен белдереп башларын чайкадылар.  Араларында хәтта безнең биюгә кушылырга теләүчеләр дә табылды.

Минемчә, бу кичне татарлар арасында уздырган кешеләр үз халкының бик күп яңа якларын ачты. Мондый кичәләр яхшы гадәткә әйләнер һәм алар безнең мәдәниятебез, телебез турындагы белемнәребезне киңәйтергә ярдәм итәр, дип өметләнәм.

Ильяс Ямбаев, Майндагы Франкфурт

Эльза Набиуллина тәрҗемәсе

________________________________________________________________________________

В начале 2012 года, одним из февральских вечеров, во Франкфурте-на-Майне прошла встреча, которая получила название “Мәдәни кичә”. Вечер был посвящен выдающимся сынам татарского народа: поэту Хади Такташу и композитору Салиху Сайдашеву. Инициатором такого мероприятия выступила татарская молодежь Франкфурта, а идею молодых с энтузиазмом поддержало старшее поколение. Увы, на первой встрече по разным причинам смогли присутствовать очень не многие, поэтому по просьбе всех тех, кто не смог вместе с нами познакомиться с биографией и творчеством Такташа и Сайдашева, было решено повторить „Мәдәни кичә” вновь.

И вот в последнюю субботу мая, в этот солнечный и теплый день, на берегах Майна собрались татары Франкфурта и округи, чтобы узнать о Сайдашеве и Такташе, чтобы послушать родную музыку и речь, чтобы за чашкой чая в полной мере насладиться общением с соотечественниками.

Рассказ о двух современниках начала двадцатого века, о двух сверстниках, оставивших поистине глубокий след в татарской и мировой культуре не оставил равнодушным ни одного из пришедших. Жизненная драма, творческие взлеты и падения, трагедия личности – повествование об этом перемежалось со стихотворениями Такташа и бесподобной музыкой Сайдашева так, что даже присутствовашие в этот вечер немецкие гости прочувствовали мелодику татарского языка и богатство татарской классической музыки.

После познавательной части и небольшой чайной паузы мы вышли на прогулку к самому берегу реки Майн, где под аккордеон несравненного Мусы Маликова звучали самые разные татарские песни. Прохожие то и дело останавливались послушать, одобрительно кивая или даже танцуя вместе с нами.

Думаю, все, кто решил провести этот вечер в кругу татар, получил массу удовольствия и узнал много нового о своем народе. Надеюсь, подобные встречи станут традиционными и помогут нам всем расширить наши знания о родной культуре, о родном языке.

Ильяс Ямбаев, Франкфурт-на-Майне

Related Posts

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

« »